Читаем без скачивания Самоучитель татарского на каждый день - Ф. Сафиуллина
Шрифт:
Интервал:
Закладка:
Сегодня мы познакомимся с вводными словами и сочетаниями.
Вводные словаВ татарском языке широко употребляются многочисленные вводные слова, выражающие отношение говорящего к высказываемой мысли и к действительности. Они являются исконными или заимствованы из арабского и персидского языков, скалькированы с русского языка. Ознакомимся с наиболее широко употребительными из них.
əлбəттə (конечно) — выражает достоверность, согласие, утверждение.
1. — Син барасыңмы?
— əлбəттə, барам.
2. — Гариф абый бу турыда белəме?
— əлбəттə.
3. — Син, əлбəттə, оныттың инде?
— Гафу итегез, оныттым шул.
Ахрысы, ахры (видимо), бəлки (может быть), никтер (почему-то), кҮрəсең (видно), шəт (вероятно), ихтимал (возможно) — выражают неуверенность, недостоверность:
1. — Без сезне кӨттек, кӨттек. Сез, ахрысы, килмəдегез.
— Без трамвай тукталышында озак басып тордык. Трамвай килмəде. ҖəяҮ бардык. Сез киткəн идегез инде.
2. — КҮрəсең, бҮген концерт булмый. Клубта бер кеше дə юк бит.
— Концерт була. əле сəгать 5 кенə бит. Бераз кӨтеп торыйк.
— Ярар.
3. — Ихтимал, Рəис Солтанович белмəгəндер.
— Белсə, ул чыгыш ясаган булыр иде.
— Сез аңа əйтмəдегезмени?
— Мин аны кҮрмəдем шул.
4. — БҮген, никтер, башым авырта.
— БҮген атмосфера басымы бик тҮбəн.
— Белмим шул. Синең баш даруы юкмы?
— Бар. Менə.
— Рəхмəт сиңа.
5. — Иптəшлəр, кем сӨйли?
— СӨйлəҮчелəр юк.
— Бəлки, Сания апа, сез сӨйлəрсез?
— Ярар, бер-ике сҮз əйтим.
— Рəхим итегез. СҮз Сания ханым Галиуллинага бирелə.
Вводное слово зинҺар (пожалуйста) выражает убедительную просьбу:
1. — ЗинҺар, таралышмагыз. Хəзер Җыелыш була.
— Нинди Җыелыш?
— Акционерлар Җыелышы.
— Озак буламы?
— Ярты сəгать.
— Ярар, алайса, калабыз.
2. — Рəзинə, зинҺар, миңа бҮген булыш əле. Безгə кунаклар килə.
— Кайчан килим, апа?
— Бер сəгатьтəн килə аласыңмы?
— Килə алам.
— Мин сине кӨтəм. ЗинҺар, кил, яме.
— Ярар, апа.
Вводные слова минемчə (по-моему), синеңчə (по-твоему), безнеңчə (по-нашему) выражают источник данного сообщения и отношение говорящего к происходящему:
1. — Минемчə, концерт бик матур булды.
— ə минемчə, нəрсəдер Җитмəде.
— Минемчə, концертны алып баручы оста тҮгел иде.
2. — Синеңчə, Рəиф нишлəргə тиеш?
— Гафу Үтенергə тиеш.
— Ул гаепле тҮгел бит!
— Минемчə, ул гаепле.
3. — Минемчə, сез ялгышасыз.
— Минме? Гафу итегез, мин ул кешене бик яхшы белəм. Мин аның белəн 20 ел эшлəдем бит.
Вводное слово ниҺаять (наконец) употребляется для выражения процесса, который наконец совершился.
1. — НиҺаять, бу китапны язып бетердем.
— Озак яздыңмы?
— Озак, 2 ел.
2. — НиҺаять, мин виза алдым. Иртəгə ТӨркиягə очабыз.
— Ничə кӨнгə?
— Ике атнага.
3. — Улым, ниҺаять, университетны тəмамлады.
— Ник «ниҺаять» дисең?
— Озак укыды. Беренче курстан соң армиягə китте. Анда ике ел хезмəт итте. Кайткач, икенче курска керде. Менə быел гына бетерде.
— Тəбрик итəм.
— Рəхмəт.
Вводные слова беренчедəн (во-первых), икенчедəн (во-вторых), Өченчедəн (в-третьих) выражают порядок перечисления фактов:
1. — Сания, син ничек уйлыйсың?
— Беренчедəн, мин ул кешене белмим.
— Икенчедəн?
— Икенчедəн, мин бит Үзем дə пенсиядə.
— Өченчедəн?
— Өченчедəн, минем дə балаларым бар.
2. — Балалар, əйдəгез əле, бу малайның тəртибен тикшерик. əйдə, Рəсим, син əйт.
— Беренчедəн, РӨстəм безне алдаган. Икенчедəн, РӨстəм Өй эшен эшлəмəгəн. Өченчедəн, ул дəфтəрендəге «икеле» билгесен бетергəн…
Вводное слово димəк (значит) выражает умозаключение, обобщение:
1. — Равия, син безгə юбилейга килмəдең. Димəк, син безне яратмыйсың.
— Юк инде, Солтания апа. Мин сезне бик яратам. Мин икенче сменада эштə идем шул. Гафу итегез инде.
2. — Монда ике мең ярым гына акча бар.
— Кая киткəн соң аның биш йӨзе?
— Белмим шул. Димəк, мин ялгышканмын…
3. — Бакчада колорадо коңгызы кҮренə башлады.
— Димəк, быел бəрəңге булмый инде.
4. — РӨстəм, син яхшы укыйсыңмы?
— əйе, минем барлык фəннəрдəн бишле генə.
— Димəк, син алтын медаль алачаксың.
— Белмим əле. Алда имтиханнар бик кҮп.
— Сиңа уңышлар телим.
Вводное слово гадəттə (обычно) выражает известность, общепринятость данного сообщения:
1. — Равил абый, гадəттə, халык Җырларын Җырлый.
— Каян белəсең?
— Мин аларда бик кҮп кунакта булдым. Ул Үзе баянда уйный, Үзе Җырлый.
— Матур Җырлыймы?
— Бик моңлы Җырлый.
2. — Театрга барганда, мин, гадəттə, кара кҮлмəк, кара тҮфли киям.
— Мин, гадəттə, Үземнең теге кҮк костюмымны киям.
— Нинди костюм, яңамы?
— Яңа тҮгел инде. Син белəсең аны.
— ə-ə-ə, син аны Петербургтан алып кайткан идең.
— əйе шул!
3. — Сабантуйга, гадəттə, без барыбыз бергə Җыелып авылга кайтабыз.
— ə без, гадəттə, ял паркына барабыз. Анда да сабантуй була.
— ə без, гадəттə, Арча поездына утырып, Арчага кайтабыз. Анда сабантуй бик кҮңелле була.
— Икенче елга мине дə алыгыз əле. Минем кҮптəн авыл сабантуе кҮргəнем юк.
— Ярар. əйтербез.
Вводное слово киресенчə (наоборот) выражает противопоставление:
1. — Болай ярамый, иптəшлəр!
— Киресенчə, нəкъ шулай кирəк.
2. — Мин моны əйтмəскə тиеш!
— Киресенчə, син əйтергə тиеш!
— Юк, юк, əйтмим!
3. — Җитте, бҮген мин анда бармыйм!
— Юк, киресенчə, син анда барырга тиеш. Син аңа аңлатырга тиеш. Ул сине аңлар. Мин ышанам.
— Рəхмəт киңəшеңə.
Вводное слово гомумəн (вообще) выражает обобщение:
1. — Гомумəн, бу мəсьəлə əзер тҮгел.
— Минемчə, уйларга кирəк.
2. — Мин сине, гомумəн, аңламыйм.
— Ничек аңламыйсың?
— Аңламыйм шул. Кичə син болай сӨйлəдең. БҮген — тегелəй (по-другому).
3. — Сез, гомумəн, бу проблеманы хəл итəргə мӨмкин дип уйлыйсызмы?