Читаем без скачивания Самоучитель татарского на каждый день - Ф. Сафиуллина
Шрифт:
Интервал:
Закладка:
— Чəйне куе эчəсеңме, сыекмы? — дип.
Саран дӨресен əйткəн:
— Үзебездə сыек эчкəгəндер, кешедə куесын эчəсе килə, — дигəн.
(Мəзəклəр тҮбəндəге китаптан алынды: Туган тел мəзəклəре. Җыючы Һəм əдəби эшкəртҮче Г.Бəширов. — Казан: Тат. кит. нəшр., 1995.)
* * *Ш.Галиев.
Хикмəтле сҮзлəр
• Акыллы кеше картайгач та матур кала.
• Үткəн кӨннəрнең тӨннəре дə якты.
• Карт йӨрəккə шатлык та авыр.
• Яшьлəргə — романтизм,
Картларга — ревматизм.
• Яшьлекнең грамматик ялгышлары картлыкта драматик язмышка əйлəнə…
• Авыру башта йога, Аннары — ега.
* * * * * *
• Мактауны халык алдында əйтсеннəр, Тəнкыйтьне — колагыма…
• Ашауны урынбасарга тапшырмыйлар.
•ТҮрəнең тӨшкəнен генə сҮгəлəр.
• Яратабыз да инде Үзебезне яратканнарны!
* * * * * *
• Эчкəн кеше башы белəн йӨри, аяклары белəн уйлый.
• Җиде кат Үлчə, бер кат та… эчмə!
• Буш вакыттан буш шешəлəр генə калган…
• Башта ава шешəлəр, аннан ава кешелəр.
* * * * * *
• Гайбəтне бушлай бирəлəр, əмма кыйммəткə тӨшə…
• Бердəнбер яхшы ягы шул: начарлыгын яшерми.
* * * * * *
• Язның беренче карлыгачлары — кара каргалар килде.
• Язын бар йӨрəклəр дə бер яшьтə.
* * * * * *
• Сəгать əкрен йӨри, вакыт тиз уза.
• Мəңгелек утны да мизгел кабыза.
• Сəгатең алга китсə, Үзең артка калырсың.
• Иң тиз туйдыра торган эш — ял…
* * * * * *
• Яратмаган кеше белəн яраткан эшне дə эшлəп булмый…
• Ашауда ялкаулар юк.
• Ел авыр булса да, юлчылар бетми.
• Чор нинди — Җыр шундый!
• Беренче булырга кҮнекте исə, кеше икенче урынга кала.
• Суын алмаган кое тизрəк корый.
* * * * * *
• Акбур белəн кара фикер дə язып була.
• Югары белемне кҮплəр ала, тирəн белемне кемнəр ала?
• Акыл теше ахмакка да чыга.
• Башы тулы цифр: гел нольлəр дə нольлəр.
* * * * * *
• Баласызлар бакчага чəчəк утырта, балалылар бəрəңге тутыра.
• əти-əнине дə аңлый башладык, Үзлəре генə юк.
• Оныклар бабайны яшəртə.
• Бала чагың — баллы чагың.
* * * * * *
• Мода — хатын-кыз дигəн кибетнең витринасы…
• Кошелегыңны югалтсаң да, кешелегеңне югалтма.
Татар поэзиясеннəн Үрнəклəр.Г.Тукай.
Безнең гаилə
əткəй, əнкəй, мин, апай, əби, бабай Һəм бер песи.Безнең Өйдə без ҖидəҮ: безнең песи — Җиденчесе.
Бергə ашый, чəй эчə, безнең лə бергə йоклый ул,Хезмəте дə бар: Өйне тычкан явыздан саклый ул.
Дəрдемəнд
* * *
Кил, Өйрəн, и туган, бер башка телне,БҮтəн теллəр белҮ яхшы ҺӨнəрдер.Катыштырма вəлəкин телгə телне,Тел уйнатмак наданлыктан əсəрдер.
* * *
Стремись, мой друг, постичь язык чужой,Ведь он для нас — живое ремесло.Но языки не путай, милый мой! —Свои познанья обратишь во зло.
(Перевод В.Ганиева) ЗӨлфəт
Туган тел хакында
Тел ачылгач əйтə алсаң: «əни!» — дип,Тел ачылгач əйтə алсаң: «əти!» — дип —КҮзлəреңə яшьлəр тыгылмас,Туган телең əле бу булмас.
Соң минутта əйтə алсаң: «əни!» — дип,Соң минутта əйтə алсаң: «əти!» — дип —КҮзлəреңə яшьлəр тыгылыр,Туган телең əнə шул булыр…
Г.Афзал
* * *
əшəке кешелəр була.əшəке халык булмый.əшəке тарихчы була!əшəке тарих булмый.
Н.НəҖми
* * *
Кичə дустым мине əрлəде,ə дошманым бҮген мактады.Дустымның шул əрлəҮ сҮзлəреДошман мактавыннан саклады.
Н.НəҖми
Акыл
Акыллыдан акыл артмас —Акыллы Һич акыл сатмас.
Н.НəҖми
* * *
Гомернең бар ике очы:Кеше туа, Үлə.Үлгəч, кешене ҖирлəргəКҮпме кеше килə!А кайберен озата битБӨтен дӨнья йӨзе.ə тапканда, əни таба аныТик бер Үзе.
И.Юзиев
Сəйдəш урамында уйлану
Исəн чакта сине кҮрəлмəдем,Баралмадым синең яныңа.Лəкин кҮңел,КӨннəр Үткəн саен,Якын дустай сине сагына.ГӨллəр,Назлы гӨллəр,Язны сагынып чəчəк аталар,Урам.Шушы урам, истəлегең булып,Синең исмең белəн аталган.Яңа Җырларыңны кӨйли-кӨйли,Бу урамннан кҮпме Үттең син?..Салих абый,Урамнарда гына тҮгелКҮңеллəрдəКҮпме моң калдырып киттең син.Менə берəҮҖиллəр исҮенəТəрəзəсен ачып куйган даӨзелеп-Өзелеп синең кӨйне уйныйЧумган килеш тирəн уйларга.Юк,Бер без генə тҮгел,ХəттаКӨйлəрең дəСагына сине — язлар Җырчысын.Салих абый,Кабатланмас бер матурлык булып,Син тормышны бизəп торырсың.Менə урам.Сəйдəш кҮңеледəйКиң Һəм матур…əйтерсең лəМоңнарыннан аның нурланган.Менə Сəйдəш.Илебезнең мə»рур данын ҖырлапМарш булып Үтə урамнан.Ул моң булып яши кҮңеллəрдə,Ул рух алып керə Өйлəргə.Их,Исəн чакта сине кҮрəлмəдемСҮзем бик кҮп иде сӨйлəргə.
Р.Фəйзуллин
Пушкин кабере янында
Колакта —«Вечерний звон».Уемда —«кичке азан».КҮңел тӨпкелендə —моң.
Р.Фəйзуллин
Чегəннəр
Юл читендə чатырлары.Башкалада — театрлары!.Сəнгате чыкмаса юкка,Үлем юк халыкка
Р.Фəйзуллин
Кичке тӨслəр
Ак пароход.Кара дулкын.Кызыл маяк.Соры ком.Зəңгəр кҮктəЯкты йолдыз.Яшел ярдаСары кыз.
Р.Фəйзуллин
Картлар сҮзе
Ике хəзинə бар дӨньяда: саклагыз!Каберстан аның берсе. Гел гӨлдə булсын!Китапханə — икенчесе. КҮңелдə булсын!Базар болай да калыр…
Р.Фəйзуллин
ТӨнге Алупка
Диңгез — кӨзге.Ай — бер шəм.Ай-Петридə —Чишмəм!Чылтырый даЧылтырый.
М.ə»лəмов
* * *
Карт:— Буйга да Үскəнсең, улым,Ходайдан бəхет сора!Егет:— Бəхетме, бабай?Ул барыИке Өй аша тора!
Р.Гатауллин
* * *
Янган йӨрəк, сузылган кул —минеке.Ике толым, кап-кара кҮз —синеке.Егерме ике кояш эзе —минеке.Уналты яз, гӨлчəчəклəр —синеке.
—
… Ал йӨрəгем! БҮгеннəн улсинеке.Синең йӨрəк булсын лəкинминеке.Ал кулларым! Нык каты кул —синеке.Язың-ямең булсын лəкинминеке.Син ризамы? «Юк!» — дисеңме?..Синең эш.«СӨймə мине, оныт!» — дисең?Синең эш!… Тик оныту Һəм онытмауМинем эш.
М.Галиев